Намаздан соң укыла торган тәсбих һәм дога
Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ
Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Аллаһы Тәгаләгә хас. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Аллаһ һәрнәрсәдән олуграк.
لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ
Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил-гәлиййил-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһта булган көч һәм куәт һичбер затта юк.
مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ
Мә шә’ әллааһү кәәнә үә мә ләм йәшәъ ләм йәкүн.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән һәрбер нәрсә булыр. Аллаһы Тәгалә теләмәгән нәрсә һич булмас.
Аятел Көрси
أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
اَللَّهُ لاَ إِلَـهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ
وَلاَ نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ
بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ
عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ
يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).
Шушы зекерләр һәм аятьләр укылганнан соң 33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә. Аннан соң, кулларны күкрәккә кадәр күтәреп, түбәндәге дога укыла:
Тәсбих догасы
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا
وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا
اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا
اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة) مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَا خَيْرَ النَّاصِرِينَ تَوَفَّنَا مُسْلِيمِينَ وَ اَلْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ وَصَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ
Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә.
Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә.
Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ.
Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин.
Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә, Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй, хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй, бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде.
Ничек азан әйтергә һәм камәт төшерергә (азан белән камәт тэртибе)
Ир-атлар өчен биш вакыт фарыз намазларының һәм җомга намазының вакыты кергәч, азан эйту һәм фарызларын укыр алдыннан камэт сузләре әйтеп камәт төшерү – сөннәт (хатын-кызлар азан белән камәтне әйтмиләр).
Азан манарадан әйтелә һәм мәхәллә халкын мәчеткә намазга чакыру булып санала.
Камәт мәчет эчендә әйтелә һәм мәчеткә җыелган кешеләргә фарыз намаз башланачагын искәртә, сафка тезелергә бер “команда” кебек.
Бер мәхәллә мәчетендә укылган азан бөтен мәхәллә өчен җитә. Мәчеттә намаз укылганнан соң, шул мәчет мәхәлләсенә кергән өйләрдә намаз уку өчен яңадан азан әйтү кирәкми, камәт кенә әйтелә.
Азан эйту тэртибе. Азан ничек эйтергэ?
Азан сүзләрен тыңлау (аудиоплеерга басыгыз һәм астан сүзләрне укып кабатлап барыгыз):
Азан сузлэре (азан текст на татарском):
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр
Ләә иләәһә иллә-лааһ
Иртәнге намазга азан әйткәндә “әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм” (мәгънәсе: намаз йокыдан хәерлерәк) сүзләре өстәлә, башка намазларда азан барысына да бертөрле әйтелә.
Иртәнге намазага азан эйту:
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм
Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм
Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр
Ләә иләәһә иллә-лааһ
Камэт эйту тәртибе
Камәт азаннан кызурак укыла, сузылмыйча тиз әйтелергә тиеш. Шул ук азан сүзләренә “Кадө каамәтис-саләәһ” (намаз башлана мәгънәсендә) сүзләре генә өстәлә.
Камәт сүзләре:
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх
Кадө каамәтис-саләәһ
Кадө каамәтис-саләәһ
Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр
Ләә иләәһә иллә-лааһ
Азан әйтүче һәм тыңлаучы нәрсәләрне белергә тиеш?
Мәзингә, ягъни азан әйтүче кешегә тәһарәтле булу, кыйблага каршы аягүрә тору, ишарә бармакларын колак очларына кую, азанның сүзләрен ачык итеп, сузып, ике сүзне бергә кушмыйча, һәрберсен аерып әйтү, حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигән сүзләрне уң якка таба карап һәм حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигән сүзләрне сул якка карап әйтү – яхшы (мөстәхәб).
1. Азан әйткәнне ишеткән кешегә йөрүдәнме, эштәнме, ашауданмы туктап, сөйләшмичә, мәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау – мөстәхәб (яхшы эш).
2. Мөәззин حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигәчтен, لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ Ләә хәүлә үә ләә ку үәтә илләә билләәһил-галий’йил-газыйм, ягъни “һәрбер хәл һәм куәт – олуг Аллаһы Тәгаләдән генә”, дип әйтү;
3. Мөэззин حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигәч, مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ Мә шә’әллаһу кәнә үәмә ләм йәшә’ләм йәкүн, ягъни “Аллаһы Тәгалә теләгән эш һич булмый калмас һәм Ул теләмәгән эш һич булмас”, дип әйтү – мөстәхәб.
4. Тәһарәтсез һәм җөнеб (госелсез ягъни җенси мөнәсәбәттән соң душ коенмаган), дивана һәм исерек кешеләрнең, хатыннарның, сабый балаларның һәм фасикъ (начар юлда йөргән, азгын) кешеләрнең азан һәм камәт укулары мәкруһ булып санала.
Азан ишеткәннән соң нинди дога кылырга
Азан әйтелгәннән соң түбәндәге доганы уку яхшы.
Азан догасы:
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ
وَالْفَضِيلَةَ وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ وَابْعَثْهُ
مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ
Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа’имәһ.
Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ.
Үәбъгәсһү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләзи үәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.
Иннәкә лә түхълифү-мигадь.
Мәгънәсе:
Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы Аллаһ.
Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ярдәмне, артыклыкны һәм югары дәрәҗәне бир.
Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит.
Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың.
Аллаһы Тәгалә гыйбадәтләребезне җиренә җиткереп үтәргә насыйп әйләсен һәм кабуллардан кылсын!
Азаннан сон укыла торган дога
Әуузү билләәһи минәщ-щәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи раббиль-ааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики-йәумиддиин. Ийәәкә нәа’буду вә ийәәкә нәстә’ыын. Иһдинәс-сыйрааталь-мустәкыым. Сыра-атальләзиинә ән’амтә ’аләйһим. Гайриль мәгдууби ’аләйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин.
Әуузү билләәһи минәщ-щәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әллаһу ләә иләәһә илләә һувәл-хәййюль-каййююм. Ләә тәъхузуһу синәтув-вә ләә нәуум. Ләһуу мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-ард. Мәң зәл-ләзии йәшфәу ‘ыңдәһуу илләә би’изниһ. Йә’аләму мәә бәйнә әйдииhим вә мәә хальфә-һум. Вә ләә йюхиитуунә бишәй’им-мин ‘ылмиһии илләә бимәә шәәәә’ә. Вәси’а курсиййюһус-сәмәәвәәти вәл-ард. Вә ләә йә’удуһуу хифзухумәә. Вә һувәл-‘алиййюль- ‘азыым.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм тәра кәйфә фә’алә раббукә би асхаабиль-фиил. Әләм йәҗ’ал кәйдәһум фии тәдлиил. Вә әрсәлә ‘аләйһим тайран әбәәбииль. Тәрмииhимм бихиҗәәратим-миңсиҗҗиил. Фәҗә’аләһум кә’асфим-мә’кууль.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иннәә әа’тайнәәкәл-кәүсәр. Фәсалли лираббикә үән-хәр. Иннә шәәниәкә һүвәл-әб-тәр.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль йәә әййүһәл кәәфируун. Ләә әа’будү мәә тәа’будуун. Вә ләә әңтум ‘аабидуунә мәә әа’буд. Вә ләә әнә ‘аабидум-мәә абәттум. Вә ләә әңтум ‘аабидуунә мәә әа’буд. Ләкум диинукум вә лиядиин.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Изәә җәәәә әнәсруллааһи вәл-фәтх. Вә ра-әйтән-нәәсә йәдхулүүнә фии диинил-ләәһи әфвәәҗә. Фәсәббих бихәмди раббикә вәстәгфирх. Иннәхуу кәәнә тәввәәбәә.
Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим. Тәббәт йәдәә әбии ләһә-бив-вә тәбб. Мәә әгнәә ’анһү мәәлюһу вә мәә кәсәб. Сәйасләә нәәраң зәәтә ләһәб. Вәмра әтуһуу хәммәә ләтәл-хәтаб. Фии җиидиһәә хәблюм-мим-мәсәсдъ.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һувал-лааhу әхәд. Әл-лааһус-самәд. Ләм йәлид вә ләм йююләд. Вә ләм йәкулләһү куфуван әхәд.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әуузу бираббиль-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәррин гаасикын изә вакаб. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти филь- ‘укад. Вә миң шәрри хәәсидин изә хәсәд.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әуузу бираббин-нәәс. Мәликин-нәәс. Иләәhин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәәсил-ханнәәс. Әлләзи йювәсвису фии судуурин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс.
Әллааһуммә раббә һәәзиһид-дәавәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-каа имәһ. Әәти Мухәммәдәнил-вәси-иләтә вәл-фәдыыләтә вәд-дәраҗәтәл-аалийәтәр-рафииаһ. Вәбъасһү мәкаамәм-мәхмудәнил-ләзи ва аттәһу вәр-зукнәә шәфәәатәһу йәвмәл-кыйәмәһ. Иннәкә ләә тухлифуль-миаадъ.
2. Намазның зикерләре
а) Субхәәнәкәл-лааһуммә вә бихәмдикә вә тәбаарәкәс-мукә вә тәааләә җәддукә вә ләә иләәһә гайрук.
б) Рөкүгъта әйтелә торган сүзләр «Субхәәнә раббийәль азыым» өч мәртәбә.
в) Рөкүгътан торганда тәсмигъ әйтү « Сәмиаллааhу лимән хәмидәh» бер мәртәбә, соңыннан « Раббәнә ләкәль хәмд» бер мәртәбә.
г) Сәҗдәдә әйтелә торган сүзләр «Субхәәнә раббийәль әаләә» өч мәртәбә.
Фарыз намазыннан соң әйтелә торган зи-керләр
Мә шәәъ әллааһу кәәнә вә мәә ләм йәшәъ ләм йәкун. Ләә хәвлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-алиййиль-азыым.
Ошбу зикерләр вә «Аятел-Көрси» (2/255) укылганнан соң 33 мәртәбә «Сөбхааналлаһ» вә 33 мәртәбә «Әлхәмдү лилләһ» вә 33 мәртәбә «Аллаһу әкбәр» диелер. Аннан соң кулларны күкрәк турысына кадәр күтәреп ошбу дога укылыр:
Әллаһуммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә вә кы-йәәмәнәә вә кыра-׳әәтәнәә вә рукууанәә вә суҗююдәнә вә ку-′уудәнәә вә тәсбиихәнәә вә тәһлииләнәә вә тәхащщуанәә вә тәдарруанәә. Әллааһуммә тәммим
тәксыыранәә вә тәкаббәл тәмәәмәнәә вәс-тәҗиб дуаа׳әнәә вәгфир әх-йәә׳әнәә вәрхәм мәвтәәнәә йәә Мәуләәнәә. Әллааһуммәх-фәзнәә йә фәййаду мин җәмиыль бәләәйә вәл-әмрадъ. Әллааһуммә тәкаббәл миннә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәас-суннәти) мәа җәмиы нуксаанәәтиһәә бифәдликә вә кәрамикә вә ләә тәдриб биһәә вуҗууһәнәә йәә иләәһәл-ааләмиинә вә йәә хайран-нәәсыриин. Тәвәффәнәәль муслимиинә вә әлхикнәә биссаалихиин. Вә сал-лаллааһу Тәааләә аләә хайри халькыhи Мухәммәдин вә аләә әәлиһии вә әсхаабиһии әҗмәыын.
Әллааһуммә иннәә нәстәыынукә вә нәстәгфирукә вә нуъмину бикә вә нәтәвәккәлу аләйкә вә нуснии аләйкәл-хайра нәшкурукә вә лә нәкфурукә вә нәхләу вә нәтруку мәй-йәфҗурук. Әллааһуммә иййәәкә нәабуду вә ләкә нусаллии вә нәсҗуду вә иләйкә нәсъа вә нәхфиду нәрҗу рахмәтәкә вә нәхшәә азәәбәкә иннә азәәбәкә билкуффәәри мулхикъ.
Раббәнә әтинә фид-дуньйә хасәнәтән үә филь-ахирати хасәнәтән үә кына азабән-нәәр. Бирахмәтикә йә әрхамир-рахимиин.
Әллааһуммә-гфир лихәййинәә вә мәййитинәә вә шәәһидинәә вә гаа׳ибинәә вә сагииринәә вә кәбииринәә вә зәкәринәә вә унсәәнәә. Әллааһуммә мән әхйәтәһу миннәә фә әхйиһии аләль-исләәми вә мән тәвәффәйтәһу миннәә фәтәвәффәһу аләл-иимәән. Әллааһуммә ин кәәнә һәәзәл-мәййиту мухсинән фәзид фии ихсәәниһии вә ин кәәнә мусии׳ән фәтәҗәәвәз анһ.
Әгәр мәет сабый я дивана кеше булса, өченче тәкъбирдән соң, ошбу доганы укыр:
Әллааһуммә-җъал һәәзәл-мәййитә ләнәә фәратан вә зухран вәҗъалһу ләнәә шәфиан вә мушәффәан.
Субхәәнә зиль-мульки вәл-мәләкуут. Субхәәнә зиль-ыззәти вәл-азамәти вәл-кудрати вәл-кибрийәә’и вәл-җәбәруут. Субхәәнәль-мәликиль-хәййиль-ләзии ләә йәмуут. Суббуухун куд-дуусун раббуль-мәләәикәти вәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллаһу нәстәгфирул-лааһ. Нәс’әлюкәль-җәннәтә вә нәуузү бикә минән-нәәр.
7. Тәравих намазлары тәмамлангач, бишенче тәсбих әйтелгәннән соң шул дога укылыр:
Әллааһуммә салли ‘аләә Мухәммәдин вә ‘аләә әәли Мухәммәдин вә сәллим. Әллааһуммә зәййиннәә бизиинәтил-иимәән. Вә шәррифнәә би шәраафәтиль-һидәәйәти вәл-ырфәән. Вә әкримнәә бисыйәәми шәһри Рамадаан. Вәр-зукънәль-җәннәтә вәл-гуфраан. Вә тәкаббәл миннәә тәраавииханәә йәә Субхаан. Вәс-тәҗиб дуааәнә йәә Хәннәән. Бифадликә вә җююдикә йәә Мәннәән. Бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин.
8. Рамазан аеның уразасын ошбу доганы укып ниятлиләр:
Нәвәйту ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәааләә.
9. Ифтар кылганнан соң шул дога укыла:
Әллааһуммә ләкә сумту вә бикә әәмәнту вә ‘аләйкә тәвәккәлту вә ‘аләә ризкыйкә әфтарту фәгфирли йәә гаффаару мәә каддәмту вә мәә әххарту.
10. Ашап-эчкәннән соң укыла торган дога:
Әлһәмдү лилләхи әлләзи әт’амәнә үә әсәканә үә җә’аләнә минәл-мөслимиин.
Имам минбәргә менгәч, беренче ошбу доганы укый:
Бәәракәл-лааһу ләнәә вә ләкум филь-Куръәәнил-‘азыым. Вә нәфә’анәә вә ийәәкум биль-әәйәәти вәз-зикриль-хәкиим. Вәс-тә’гфируллааh, Гаффәра лии вә ләкум вә лисәәириль-җәмәә’атиль-муслимиинә, әл-хәәдыриинә, иннәһу hуваль Гафуурур-Рахиим, аль Җәввәәдул-кәриим, ‘Алийуль-‘азыйм, вәс сәми’уд-ду’аа.
Шул хөтбәне укыгач имам минбәргә утыра, әз генә утырып торгач, торып баса һәм икенче хөтбәне укып җибәрә:
Иннәль-хәмдә лиләәһи нәхмәдуһу вә нәс-тә’ыынуһу вә нәстәгфируh. Вә нә’уузүу билләәһи мин шуруури әңфусинәә, вә мин сәййиәәти ә’амәәлинәә. Мәй-йәhдиhил-ләәһу фәләә мудыллә ләаһу, вә мәй-юдлиль-фәләә hәәдийә ләһ. Вә әшһәду әль ләә иләәһә илләллааһу вәхдәһу ләә шәриикә ләһу, вә әшһәду әннә Мухәммәдән ‘абдуhу вә расуулюһ. Йәә әййюhән-нәәсут-тәкуу раббәкумул-ләзии ха-ләкакум-мин-нәфсив-вәәхидә. Вә халәка минhә зәвҗәhәә вә бәссә минhумәә риҗәләң кәсиирав-вә нисәә. Вәт-тәкуллааһәл-ләзии тәсәә-әлююнә биһии вәл-әрхәәм. Иннәл-ллааһә кәәнә ‘аләйкум ракыыбәә. Иннәл-лааһә вә мәләәикәтәһу юсаллююнә ‘алән-нәбий. Йәә әййюhәл-ләзиинә әәмәнуу саллюю ‘аләйһи вә сәллимуу тәслиимәә. Әллаахуммә салли ‘алә Мухәммәдин вә ‘алә әәли Мухәәмәд би’адәди мән ка’адә вә каам. Әллаахуммәг-фирлии вә-ли вәлидәййә вә лиль-му’миниинә вәль-му’минәәт, вәль-муслимиинә вәль-муслимәәт, әль-әхйәәъи минhум вәль-әмвәәт. Әллаһуммән-сур мән насарад-диин. Әллаһуммән-сур мән насарад-диин. Әллаһуммән-сур мән насарад-диин, бирахмәәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин! ‘Ыбәәдал-лааһ, иннәл-лааһә йә’муру биль-‘адли вәл-ихсәәни вә иитәәи зиль-курбәә вә янhәә ‘аниль-фәхшәә-и вәл-мункәри вәл-бәгъи йаызукум ләалләкум тәзәккәруун. Вә әкыймус-саләәһ!
Войдите в ОК
Азан белән камәт динебезнең бик мөһим сөннәтләредер. Боларны үтәү намазын җәмәгаттән башка, өендә генә укучы кешегә дә тиешле. Азанны кычкырып әйтү яхшы. Кыйбла тарафына карап әйтелә. «Хәййә галәс-саләәәһ» дигәндә уң якка «Хәййә галәл-фәләәәх» дигәндә сул якка карыйлар. Хатын кызларга азан әйтү кирәк түгел. Түбәндәге мәкаләдә азан әйтү тәртибе, азан догасы һәм башка мәгълүмәт таба аласыз.
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ
Хәййә галәс-саләәәһ
Хәййә галәс-саләәәһ
Хәййә галәл-фәләәәх
Хәййә галәл-фәләәәх
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Ләә иләәһә илләллаааһ
(Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (4 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (2 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең илчеседер (2 мәртәбә). Намазга ашыгыгыз (2 мәртәбә). Котылуга ашыгыгыз(2 мәртәбә). Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (2 мәртәбә). Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (1 мәртәбә)).
Иртәнге азанда «Хәййә галәл-фәләәх»тән соң ике тапкыр:
اَلصَّلاَةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ
«Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм» дип кабатлана (мәгнәсе: Намаз йокыдан хәерлерәк).
Kамәттә исә, «Хәййә галәл-фәләәх»тән соң ике мәртәбә:
قَدْ قَامَتِ الصَّلاَةُ
«Каде каамәтис-саләәһ» (Намаз башланды),— дип әйтәләр.
Биредә имамнарга түбәндәгеләрне исләренә төшерергә кирәк. Бу җөмләнең дә мәгънәсе «Намаз башланды» дип әйтелсә дә, асылында исә «Намаз башланырга тора» дигәнне аңлата. Шуның өчен имам, «Каде каамәтис-саләәһ» җөмләсен ишеткәч, шунда ук намазга башламаска, ә бәлки җәмәгать белән бергә «ифтитах тәкбире»н (намаз башлангандагы тәкбир) әйтүне тәэмин итәргә тиеш.
Азан беткәч, мөәзин һәм азанны ишеткәннәр түбәндәге доганы укысалар, зур савап казанырлар.
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلاَةِ الْقَّائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ
وَالدَّرَجَةَ الْعالية الرافعة وَابْعَثْهُ مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِي وَعَدْتَهُ إِنَّكَ لاَ تُخْلِفُ الْمِيعَادُ
«Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад.»
(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)
Бохари риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: «Азанны тыңлаган кеше, бу доганы укыса, аңа кыямәт көнне шәфәгать кылу миңа вәҗеп булачак.»
Азанны ишеткән кешегә
Бохари һәм Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) азанны ишеткән кешегә азан сүзләрен мөәзин белән бергә кабатларга,
«Хәййә галәс-саләәһ» һәм «Хәййә галәл-фәләәх» дигәч:
لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ
«Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ.»
(Көч вә куәт бары тик Аллаһыныкы), дип әйтергә тәкъдим иткән.
«Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әннә мүхәммәдән габдүһүү вә рәсүүлүһ. Радыитү билләәһи раббән вә би мүхәммәдин расүүлән вә бил-исләәми диинән.»
(Таныклык кыламын ки, Аллаһыдан башка илаһ юк. Мөхәммәд Аның колы вә Рәсүле. Ул — бер, дусты һәм охшашы юк. Мин Раббы буларак — Аллаһыдан, Пәйгамбәр буларак — Мөхәммәдтән һәм дин буларак — Исламнан разый булдым), дигән кешенең дә гөнаһлары гафу ителер.
Мөәзин белән бергә кабатламаган һәм бу доганы да белмәгән кеше «Мин дә, мин дә», дисә, ягъни таныклык кылам, раслыйм дисә, шулай ук дога кылган булып саналыр.
Мәчеткә кергәндә һәм чыкканда укыла торган дога
Мәчеткә кергәндә:
اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ
«Әллааһүммәфтәх лии әбүәәбә рахмәтик».
(Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач!).
Мәчеттән чыкканда:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ
«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин фәдълик».
(Аллаһым! Синең фазлыңнан сорыйм), — дияргә кирәк.
#музыка
Авырганда укыла торган догалар
Авырудан терелү өчен, авырудан шифа бирүче догалар укырга, Аллаһыдан шифа сорарга кирәк. Чөнки дога чирдән, күз тию һәм һәртөрле бозымнан саклый.
Авырулар адәм баласын гомере буена сынап килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (саллалаһу галәйһиссәләм) әйткән: «Төрле авырлыклар мөэминне бөтен тормыш юлында озата бара, шушы сынаулар (сырхаулар, югалтулар һәм башка бөтен авырлыклар) барәбәренә, ул гөнаһлардан чистарынып Аллаһ янына барганчы» — дип әйткән.
Билгеле, авырып китү кеше өчен рәхәт түгел, ләкин, килгән чирләрне Аллаһның җәзасы дип түгел, ә гөнаһлардан чистарып, Аның ризалыгына, рәхмәтенә ирешү дип кабул итәргә кирәк.
Тормыштагы һәрбер сынауга Аллаһ Тәгалә кеше өчен хәерлелек салган, әгәр ул аларны сабырлык белән үтсә, шушы авырлыклар өчен олы әҗергә ия булачак.
Авырганда иң элек табибка күренергә һәм шул ук вакытта авырганда укый торган догалар кылып, Аллаһы Тәгаләдән чирдэн терелтүен сорарга кирәк.
Авырганда нинди дога укырга
Тәһарәт яки госел алып (тәһәрат тәртибен әлегә кадәр белмәсәгез душ яки мунчада тулысынча коенып чыксагыз да була) иң элек «Фатиха» сүрәсен, соңыннан Коръәннән түбәндәге шифа аятьләре укылыр.
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.
Әр-рахмәәнир-рахиим.
Мәәлики йәүмид-диин.
Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин.
Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим.
Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим».
(Аллаһ мөэмин кавеменең күкрәкләренә шифа бирер, күңелләрендәге үч алу һәм дошманлык тойгыларын бетерер.) («Тәүбә» сүрәсе, аять 14-15.)
«Йәә әййүһән-нәәсү каде жәә-әткүм мәүгыйзатүм-мир-раббикүм вә шифәә-үллимәә фис-судүүри вә һүдәүв-вә рахмәтәл-лил-мүэминиин.»
(Әй, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер нәсыйхәт һәм йөрәкләрдәге авырлыкларга бер шифа, мөэминнәр өчен бер һидаять һәм рәхмәт килде.) («Юныс» сүрәсе, аять 57.)
«Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәә-үв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин.»
(Без Коръәндә мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез.) («Исра» сүрәсе, аять 82.)
«Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин».
(Авырган вакытта миңа Аллаһ шифа бирер.) («Шүгара» сүрәсе, аять 80.)
«Куль һүә лилләзиинә әәмәнүү һүдәүв-вә шифәә».
(Әйт ки, ул (Коръән) инанганнар өчен һидаять һәм шифадыр.) («Фуссыйләт» сүрәсе, аять 44.)
Аятьләрне укып чыккач авыру килгәндә укырга тәкъдим ителә торган догаларның берсен кылабыз. Бу доганы аерым гына кылырга да мөмкин (югарыдыгы аятьләрне укымыйча).
Моселманнарнын авырганда укыла торган догасы:
Аллаһүммә, раббән-нәс, мүзхибәль-бә’с, ишфи әнташ-шәфи, лә шәфия иллә әнтә, ишфи шифә’ән лә югадиру сәкамә.
Йә Аллаһ, барлык кешеләрнең Раббысы! Йә кайгыларны, авыруларны, мохтаҗлыкны бетерүче. Безне авырулардан терелтү Сиңа бернинди авырлык тудырмый. Терелт безне, Син бит шифа бирүче. Син авырулардан терелтүче. Безгә шифа бир, Синең шифаң авыруларыбызны тулысынча дәваласын, эзсез югалтсын.
Доганың татарчасын укысагыз да була, үзегездән өстәп Аллаһыдан сорарга да мөмкин.