40 кон улгэннэн сон шигырь

40 кон улгэннэн сон шигырь

Хуш,әтием,инде мәңгелеккә
Аерылды безнең аралар.
Өзгәләнеп күпме еласак та
Күрешергә юк шул чаралар.

Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит,әти барсын беләсең.
Без шатлансак көләч,ә борчылсак
Моңсу булып төшкә керәсең.

Бәлки җаннар өйгә кайталардыр,
Һәр атнаның җомга кичендә?
Берсе генә дога кылмасмы, дип
Искә алып минем өчен дә.

Кайвакытта һичбер аера алмыйм
Әллә исән,әллә үлгәнсең.
Авыр чакта исән кеше кебек
Төшкә кереп киңәш бирәсең

“Әти” сүзен әйтер өчен
Карыйм бары синең сүрәткә.
Күзем тула шунда яшьләр белән,
Бик авыр шул, бәгърем, йөрәккә.

Әтилеләр булса янәшәмдә,
Көнләшәмен гел дә алардан.
Бәхетемне нигә тартып алдың,
Диеп сорыйм хәзер Ходайдан.

Ни гаебем бар иде соң минем,
Әтиемнән кинәт аердың?
Аердың да, каердың да мине,
Шулай итеп ятим калдырдың

Әтиемне югалтканга инде күпме еллар..
Тик аның җаны,җанымда яшидер җырлап.
Абынганда көч бирэдер этием телэге.
Сагынганда алып карыйм этием күлмэген.

Якалары күлмэгенең, гүя куллары.
Сагынган күк кочаклый ерак еллардан.
Этиемнең истэлеге,төсе- күлмэге..
Җаны миңа гына күчкэн,юк,ул үлмэде.

Үзен күргэн кебек булам,этием төсе.
Этием җаны минем җаныма күчте.
Күкрэгемэ кыссам,иркэли кебек этием күлмэге.
Чэчлэремнэн сыйпый тосле этием куллары..

Икебез бер жан без хэзер,тавышлары охшаш,
Мин бэхетле туганмын бит,этиемэ охшап.
Этием сурэте каршымда,этием сүзлэре.
Каршымда этиемнең моңсу күзлэре.

Этиемне сагынсагыз,миңа карагыз.
Аның кыска гомерлэрен миңа ялгагыз.
Туганнары арасында яшэсен бергэ..
Тилмереп ятмасын ул,безне бер күрергэ. (Г.Галимова)

Физалия Давлетгареева
26 апр 2013 в 14:49
АЛТЫН КАНАТ
Ничә еллар, әткәй, киткәнеңә.
Ә мин сине ныграк сагынам.
Борылам да карыйм үткән чакта,
Ышанмыйча, зират ягына.

Назга саран “керпе бияләең”
Кайчак йомшак җанга тисә дә,
Каты гына әйтеп куйган сүзең
Җитми, әткәй, күпме “үссәм дә”.

Ирләргә хас абруй була белдең.
Баш булдың син олы ояңа.
Тоела шул, әткәй, син киткәчтән
Болганчык кергәндәй дөньяма.

Ата-ана – алтын канат та бит,
Бирелми ул канатлар гомерлек.
Кадерләрен алтын канатларның
Очкан чакта гына белерлек.
Физәлия Дәүләтгәрәева

Гузель Хузина
26 апр 2013 в 13:48
Авыр туфраклары жинел булсын,
Диеп калам зират уткэндэ.
Монсуланып башын игэн каен,
Авырдыр шул монда ускэндэ.

Хэрбер агач,хэрбер улэн монда,
Селкенэдер жиллэр искэндэ.
Дога укып,телэк тели дилэр,
Салаватын эйтэ киткэнгэ.

Кеше гомре мизгел булып утэ,
Ашыгадыр,чаба жирлэрдэ.
Жыя шулай донья байлыкларын,
Гонахларын эя иннэргэ.

Алданмагыз зинхар бу доньяда,
Яшэулэре бары бер конлек.
Мэнгелеккэ киткэч шушы жирдэн,
Янмасынла жаннар ут кебек.

Гузель хузина 26.04.13.

«Кайгы кайгыга ошамый-
Һәр кешенеке узенә.
Шатлыклар да төрле була. «-
Дисәләр әгәр сезгә.
Ышанмагыз, бер ук хисләр
Беләмсез, кемгә таныш?
Озату, көтү, юксыну
Сагыну, ачы сагыш.
Кайнар ашың өлгергәндә
Йөрәктән каннар таму,
Һәрбер сузең назга төреп
Кичләрен хатлар язу,
Хәбәр көтү, төшләр күреп-
Аны юрап юану.
Газизенә гомер теләп
Тоннәр буе уйлану.
Беләсезме, кемнәргә хас?-
Солдат аналарына!
Сабырлык телик аларга,
Саулык балаларына!

Балам иртән торып көндәгечә,
Тәрәзәдән карар елмаеп,
Кар бөртеген күреп дәшми калмас,-
Дигәнсеңдер сүзсез моңаеп.

Әгәр мөмкин булса, ул бүләкне
Алыр идем дә бит кулыма.
Эреп юкка чыкса, күңелемнең
Ярасына яшьләр коела.

Син янәшә кебек, яннарыңнан
Юллар буйлап ерак китсәм дә.
Сәлам җибәр көн дә миңа, әти,
Җилләр бу якка дип искәндә.

Эльмира Диярова
25 июн 2013 в 20:00
Хатлар язам әткәй сиңа хатлар.
Беләм инде укый алмыйсың.
Авыруың алып китте сине,
Безнең янга хәзер кайтмыйсың.

Сагынамын сине әтием бик.
Кулларыма алам сүрәтең.
Намус белән мин яшәрмен әткәй.
Син бит мине шулай өйрәттең.

Авыр миңа әткәй синсез авыр.
Ышыкланыр кешем калмагач.
Кайттыңмени кызыкаем диеп.
Капкадан син каршы алмагач.

Дога кылам әткәй сиңа һәр көн.
Урының булсын җәннәт түрендә.
Синең белән сөйләшәмен шулай.
Хыялымда менә бүгендә.

Хатлар язам әткәй сиңа хатлар.
Укый алмассыңны белсэмдэ.
Риза булыр идем сине әгәр.
Бер генә көн төштә күрсәм дә.

Эльмира Диярова
5 июн 2013 в 8:00 к записи Әтием, нәкъ 9 ай ел элек якты дөньябызны..
Агач алтын яфрак койган мәлдә,
Китеп бардың ерак җирләргә.
Гомерләрең кыска булган шундый.
Безгә кала бары түзәргә.

Әтием, дип уянып китәм дә,
Төннәремдә ятам мин елап.
Синсез тормыш тормыш түгел безгә,
Көтмәгәндә булдың шул харап!

Әти безне ташлап китмэгэн бит,
Ходай Тэгалэгэ калдырган..
Баргач ул Ходайга ялваргандыр.
«Зиһхар,-диеп- ятим калдырма. «

Каршы килэме соң әтиемэ?
Изге ходай аны үз итэ..
Оҗмахына урнаштырган аны,
Изге җаны күккэ менгэч тэ..

Әтиемэ рэхмэт,безнең өчен
Борчылганы өчен күклэрдэ..
Мондый эти элэкми бит эле..
Якты җир йозендэ күплэргэ..

Резеда Ситдикова
11 июл 2012 в 21:06
“Әти” сүзен әйтер өчен
Карыйм бары синең сүрәткә.
Күзем тула шунда яшьләр белән,
Бик авыр шул, бәгърем, йөрәккә.

Әтилеләр булса янәшәмдә,
Көнләшәмен гел дә алардан.
Бәхетемне нигә тартып алдың,
Диеп сорыйм хәзер Ходайдан.

Ни гаебем бар иде соң минем,
Әтиемнән кинәт аердың?
Аердың да, каердың да мине,
Шулай итеп ятим калдырдың.

Резеда Ситдикова
22 окт 2011 в 15:01
«ХУШ,ӘТИЕМ»

Хуш,әтием,инде мәңгелеккә
Аерылды безнең аралар.
Өзгәләнеп күпме еласак та
Күрешергә юк шул чаралар.

Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит,әти барсын беләсең.
Без шатлансак көләч,ә борчылсак
Моңсу булып төшкә керәсең.

Бәлки җаннар өйгә кайталардыр,
Һәр атнаның җомга кичендә?
Берсе генә дога кылмасмы, дип
Искә алып минем өчен дә.

Кайвакытта һичбер аера алмыйм
Әллә исән,әллә үлгәнсең.
Авыр чакта исән кеше кебек
Төшкә кереп киңәш бирәсең.

Резеда Ситдикова
25 апр 2012 в 22:09
Әтием истәлегенә

Сурәтеңә синең карыйм да мин,
Таныш чалымнарны эзлимен.
Шул ук караш, шул ук күзләр миндә
Мин охшарга сиңа телимен.

«Төшләремдә күрдем сине,әтием»

Төшләремдә күрдем сине,әтием,
Иңнәремә салдың кулларың.
«Ни хәлләрдә кызым,балам?»-диеп
Хәлләремне минем сорадың.
Бик сагындым,әтием,бик сагындым
Бар да җитеш,тик юк син генә,
Сагынуларым басар өчен зинһар,
Төшләремә ешрак кер генә.
Төшләремдә күрдем сине,әтием,
Чәчләремнән сыйпап сөйдең син,
«Тормыш авыр балам,тик сабыр бул,
Тик бирешмә генә»-дидең син.
Төшләремдә күрдем сине,әтием,
Шат елмая иде күзләрең,
Яшәргә көч,сихри бер дәрт өсти,
Төшләремдә әйткән сүзләрең.

Әтием, нәкъ 1 ел элек якты дөньябызны караңгыга күмеп, йөрәк-бәгырьләребезне өзеп, күңелләргә тирән, төзәлмәс яра салып, безнең арабыздан китеп бардың. Инде күпме вакыт узып киткән, тик күңел әле һаман да ышанып бетә алмый. Кайтмавыңны белсәк тә, көтәбез. Син безгә бик җитмисең.
Сиздермичә көннәр, айлар үтте,
Алтын көзләр килеп җиттеләр.
Инде менә әти елың җитте,
Кайтып кына китсәң иде лә.
Кайттык әле барыбыз да,
Җыелышып туган нигезгә.
Өйләр иркен, һавалар саф,
И, ходаем берүк күпсенмә!
Тик, нигәдер өйгә керү белән
Нидер җитми кебек тоела.
Әни каршы ала кочак җәеп,
Күз яшьләре кипми, коела.
Агач алтын яфрак койган мәлдә,
Китеп бардың ерак җирләргә.
Гомерләрең кыска булган шундый.
Безгә кала бары түзәргә.
Син ясаган ояларга быел
Кошлар тагын очып килделәр.
-Нигә абый чистартмаган – диеп
Башларын да моңсу иделәр.
Челтерәп аккан салкын чишмәләрне,
Чистартмадың инде быел син.
Оныклар да сине искә ала
Сагындырдың бит, әти, син!
Юксыналар сине туганнарда
Күрше-күлән, кода-кодагый.
Малларыңда сагышларга салып безне,
Яннарыңда кунып бозаулый.
Балачаклар рәхәтлектә үтте,
Көйләп йөрдең һәрчак син безне.
Каен суларыннан авыз итәр өчен
Урманнарга йөрттең гел безне.
Ак умырзая чәчәкләрен
Өздермәдең нигәдер.
Умырзая чәчәгедәй,
Кыска булды гомерең.
Юклыгыңны тою авыр безгә,
Йөрәк елый сине сагынып.
Нигә язмыш шулай шаярды соң
Безне синсез ятим калдырып?
Кабереңә бардык кайткан саен
Тик чыкмадың безнең каршыга.
Аллы-гөлле чәчәкләрдә сипкән идек,
Кабер өсләреңдә балкырга.
Тик утырткан чәчәкләрдә
Үсеп китә алмады.
Гүя синең үлемеңә
Алар да ышанмады.
Агач артларыннан моңсу гына,
Карап торасыңдыр кебек син.
Үгет-нәсихәтне үтәгәнне,
Тикшерәсең төштә син.
“Ушмы” дигән авылның
Озын икән арасы.
Кадерлеләр булгач ике очны
Якынайта йөрәк парәсе.
Бер очында салкын кабер эчләрендә
Син ятасың бездән аерылып.
Күчтем очы урамында
Әни каршы ала каерылып.
Бәлки өйгә кайтасыңдыр әти,
Һәр атнаның җомга кичендә.
Миннән башка ничек яшиләр диеп
Тикшерәсең кебек көнендә
Юк, ышана алмыйм һәм ышанмам,
Мәңгелеккә синең китүгә.
Үзең яныбызда булмасаңда,
Булырсың гел йөрәк түрендә.
Синең әйткән төпле фикерләрең,
Чыңлап тора колак төбендә.
Ышан безгә! Тап төшермәбез-
Әти-әни васыятенә.

Читайте также:  Иван чай для сна и спокойствия

Резеда Ситдикова
9 сен 2011 в 15:24
Этиемнэн хат.
«Оныт”-диеп, кисеп әйтә алмыйм,
Сабырлыгың бирсен гел киңәш.
Сөенермен син тынычлык тапсаң,
Өзгәләмә, зинһар жаныңны.

Кызулыгың сине бизи иде,
Авыр эшне борып салганда.
Бүген, зинһар, хаталана күрмә,
Син түзәргә тиеш, түзәргә.

Әгәр, кызым, хатирәләр сине
Сагышларга салып, елатса-
Зинһар өчен, көчле булсаң иде,
Бирешмәсәң иде газапка.

Югалтусыз кеше яши алмый,
Килеш, зинһар, кырыс азакка.
Мин бәхетле хаттә жир астында,
Син бәхетле булсаң өстендә.

Источник

Мәетнең 3, 7, 40ына, елына багышланган аш мәҗлесләрен ничек үткәрергә?

Башы Кабернең ике төре бар: Ләхетле кабер. Мондый төрдә кыйбла ягыннан кабернең бөтен озынлыгы буенча астан бушлык ясала. Кабернең мондый төре туфрак каты булган урыннарда эшләнә. Ләхетсез кабер. Туфрак йомшак яки бик ташлы булган җирдә кабернең диварында ләхет алу мөмкин булмый. Шуңа кабер төбендә ләхет кебек итеп чокыр казыла. Мәетне.

Кабернең ике төре бар:

Ләхетле кабер. Мондый төрдә кыйбла ягыннан кабернең бөтен озынлыгы буенча астан бушлык ясала. Кабернең мондый төре туфрак каты булган урыннарда эшләнә.
Ләхетсез кабер. Туфрак йомшак яки бик ташлы булган җирдә кабернең диварында ләхет алу мөмкин булмый. Шуңа кабер төбендә ләхет кебек итеп чокыр казыла.

Мәетне кабергә төшерү

Дога кылу

Каберләрне зиярәт кылу

МӘЕТКӘ ФАЙДАСЫ БУЛГАН ГАМӘЛЛӘР

3, 7, 40ЫНА, ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН АШ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҮТКӘРҮ

Коръәни-Кәримдә һәм Пәйгамбәребез сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрү ярамаганлыгы турында катгый дәлилләр юк. Хәдисләрдә дә, Аллаһы китабында да: «Я, мөэминнәр, сакланыгыз!» яисә «Бу гамәлдән ерак торыгыз!» дигән юлларны таба алмабыз. Шуңа күрә бу гамәлне хәрамгә чыгарырга хакыбыз юк. Бу мәҗлесләрне үткәрүнең уңай яклары бар. Шуларны карап узыйк: Зесе, 7се, 40ына, елына җыелганда күптән очрашмаган, ераклардан кайткан туганнар күрешә, якынын югалткан кешенең кайгысын уртаклашалар, бу мәҗлестә вәгазь сөйләнә. Күпме гомер дин турында бер кәлимә сүз ишетмәгән кешегә Аллаһ, иман, ахирәт турында мәгълүмат алуы да нинди файдалы гамәл булып тора. Коръән укыла, дога кылына, сәдака өләшенә, килгән кешеләрне, кунакларны тук­ландырып, йорт хуҗасы күпме савап җыя.

Әлеге мәҗлесләр түбәндәге тәртиптә үткәрелә.
Имам иң элек мәҗлескә килгән барлык кешеләрне дә сәламли, аннары утырып дога кыла:
«Әллаһүммә әнзилнии мөнзәлән мөбарәкән уа әнтә хайрул мөнзилиин».
Мәгънәсе: «Йә Аллаһы, безне бәрәкәтле җиргә төшерсәң иде, Син урнаштыручыларның иң хәерлесе».(«Мөэминнәр», 23:29)
Аннан соң имам вәгазь сөйли, анда сүз, гадәттә, дөньяда кешенең вакытлыча гына булуы, гомернең бик тиз узуы хакында бара. Шулай ук, мәҗлестә катнашучыларга Исламның төп төшенчәләрен җиткерергә мөмкин.

Ашаганнан соң имам, мәҗлестә катнашучылар белән бергәләп, тиешле доганы укый.

«Мәет озату йолалары» китабын «Хозур» нәшрияты әзерләп чыгарды.Әлеге 96 битле белешмәлектә кеше вафат булгач, шәригать канунары буенча нәрсә эшләргә кирәклеге аңлаешлы телдә бәйнә-бәйнә аңлатылган.

Мәет саклаучының бурычлары, юу, кәфенләү, җирләү, җеназа уздыру һәм башка дини кануннар турында язылган. Белешмәлектә каберне зиярәт кылганда укыла торган догалар да урын алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Үлгән кеше кырыгына кадәр өенә кайтып йөри, диләр иде. Әллә дөрес микән?

«Миңа ир булсалар да, кызыма ата була алмаячаклар. Минем бөтен бәхетем, шатлыгым, көнем һәм төнем – Рәсимәм».

Әнисен күмеп кайтканга да 40 көн үткән. Салкын җир куенына илтеп кенә тык икән, вакытның үткәнен сизми дә каласың. Исән кеше өчен һәр көн бер мизгел кебек.

Әнисенең кырыгына җыелган халыкны озатып ялгызы гына калгач, Рәсимә түр яктагы креслога барып утырды да, авыр сулап күзләрен йомды. Иң газиз кешесенең үлемен бик авыр кичерде ул. Ярый әле янында балалары, ире, туганнары булды. Тилерергә дә күп кирәк түгел икән. Әнә бит, кайнар аш, чәй тутырган банкаларны сумкаларга салып, хастаханәдә палата саен эзләп йөргән әнисен.

Туктаусыз аккан күз яшьләрен сөртеп алды да, авыр уйлардан арынырга теләп, башын селкеп куйды Рәсимә. Туганының: «Елама, юкса анаң су эчендә ятар», – дигән сүзләре исенә төште. Ничек инде еламый түзеп була, әни кадәр әнине югалт та, йөрәгең өзгәләнмәсен, ди.

Әллә арыганлык басты, әллә хәсрәт үзенекен итте, ул йокымсырап китте. Шунда каршына кунакка барганда гына кия торган матур, ялтыравык укалы күлмәктән, затлы яулыктан, елмаеп әнисе килеп басты. Рәсимә сикереп торып аның кочагына ташланды. «Елама, кызым, мин менә еламыйм бит. Кара, никадәр бүләкләр җибәргәнсең. Шатланып бетә алмыйм», – дип ана кызының башыннан үпте.

Рәсимә «әни» дип кинәт урыныннан сикереп торды да, тирә-ягына каранды. Шунда гына моның төш булуын аңышып, яңадан боегып калды. Кинәт кемдер тәрәзә шакыгандай итте. «Йа, Ходаем, әллә тилерәмме? Үлгән кеше кырыгына кадәр өенә кайтып йөри, дия иде әби. Әллә дөресме икән? Раббым, бу авыр кайгыны җиңәргә балаларым хакына зур сабырлык бир».

Хатын яңадан креслога иңде һәм әнисенең язмышы, күргәннәре турында сөйләвен бер кат башыннан кичерде. Бәхиллеген дә сорый алмады әнисеннән. Хәер, соңгы минутына кадәр: «Хастаханәдә табиблар үләргә ирек бирмәсләр», – дип ятты бит. Аннан кызын янына яткырып, кочаклап баштан сыйпаулары, кулдан тотып утырулары, күзләрен мөлдерәмә тутырып карап рәхмәт әйтүләре бәхилләшүе булгандыр инде.

Ничек шулай була икән ул – бер кешегә бәхетне өеп–өеп китерә, ә икенчесенә үлчәп кенә бирә, гомер буе сабырлыкта сыный. «Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен шулай сыный», – диләр. Андыйга китсә, бәлки, аның яратмавы яхшырактыр да. «Тьфү–тьфү, нәрсә сөйлим соң мин», – дип куйды Рәсимә. – «Сынмады, сыгылмады, кешеләр арасында ким–хур булмады, әти-әнисен тәрбияләде, мине үстерде, укытты, оныкларын карады. Шунысы гына бар, гомере буе ялгызлыктан иза чикте, ир назы күрмәде, парлылар янында кимсенеп яшәде».

Читайте также:  К чему снится бывшая девушка и нынешняя в одном сне

Ишле гаиләдә иң олы бала буларак, таякның юан башы һәрчак Фатыйма апа җилкәсенә төшә. Әнисе өйдә юк чакта йорттагы вак–төяк эшләр дә, эне–сеңелләрен карау да аңа йөкләнә. Шунысы ярый, әтисенең тырышлыгы нәтиҗәсендә гаилә ачлык, ялангачлыкның ни икәнен белми. Нык тормышлы гаилә була ул. Шуңа әнә кулаклар белән беррәттән куалар да инде үзләрен. Әтисен төрмәгә утырталар, өйдәге бар әйберне алып чыгып китәләр. Әнисе, мескен, биш баласын кочаклап буш өйдә утырып кала. Бу көн аларның рәхәт тормышына нокта куя. Әмма тырыш кеше җир астыннан да баш төртә, уттан да, судан да курыкмый. Кулы эш белгән ана балаларын язмыш кочагына ташламый, җил–яңгыр тидерми.

Фатыйма янып торган чибәр, ут кебек чая, әнисе кебек тырыш бала булып үсә. Ундүрт яшендә ул үзеннән күпкә олы күрше егете гармунчы Хөрмәткә гашыйк була. Тегесе дә кызны карап кына йөртә, очрашканда күзен алмый, еш кына: «Эх, яшьрәк шул», – дип көрсенеп куя. Шулай бер–берсенә сүз катарга куркып, эчтән генә янып–көеп йөреп ике ел үтеп тә китә. Кыз тирәсендә яшь–җилкенчәк егетләр бөтерелеп йөри башлый. «Кара аны, урлап китмәсеннәр», – дип шаярта Хөрмәт еш кына, кызның тулып пешкән иреннәреннән, алмаланып торган битләреннән, янып торган кап–кара күзләреннән карашын ала алмыйча. «Миңа аларның берсе дә кирәкми», – ди кыз шундый чакта күзләрен озын керфекләре астына яшереп.

Кызык, шулай бер–берсеннән оялып күпме йөргән булырлар иде икән? Ярый әле Хөрмәтнең әнисе эшнең нидә икәнен аңлап алып, күп уйлап тормыйча, яучылар җибәрә.

Тик кавышу насыйп булмый аларга. Сугышның кара болыты алар йорты өстен дә каплый. Беренче көнендә үк егет сугышка китә, озак көттерми, үлгән хәбәре дә килә.

Фатыйма сөйгәне өчен фашистлардан үч алу нияте белән янып йөри башлый. Тәвәккәлләп хәрби комиссариатка бара. Тик кызны, син әлегә монда кирәк, дип хәрби заводка җибәрәләр. Башын күтәрмичә эшли, көн дә аякларын көчкә өстерәп өйгә кайтып егыла кыз. Шулай көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Җиңүне Фатыйма иптәшләре белән бергә бәйрәм итә, шатлана, көлә, шаяра. Төнен исә мендәренә капланып елап үткәрә. Исән булса, Хөрмәте дә кайтыр иде бит.

Озакламый кыз җыенып авылына кайтып китә. Нигәдер шәһәргә күңеле ятмый аның, һаман туган йортына ашкына. Әнисе дә сөенеп каршылый үзен, Хөрмәтнең әнисе дә кысып–кысып кочаклап, әрнеп елый–елый: «Бергә булу насыйп булмаган икән шул, балалар», – дип кабатлый.

«Бер миндә генә түгел, ил белән килгән кайгы. Әнә күпме тол хатыннар, ятим балалар», – дип үзен юата Фатыйма. Клубта эшли башлый. Концертлар оештыра, җырлый, бии, спектакльләрдә уйный. Яндыра егетләрнең йөрәген. Тик берсен дә үзенә якын җибәрми.

Шулай да район үзәгеннән авылга эшкә җибәрелгән сөйкемле генә бер егет йөрәгенә ачкыч таба кызның. Юк, мәхәббәт дип әйтеп булмый моны, назга, иркәләүгә сусау гына. «Мине чит районга тәҗрибә уртаклашырга командировкага җибәрәләр, 15 көн тиз үтәр, көт, кайту белән өйләнешербез», – ди беркөнне Мәгъсүм кызга. Ничектер мәңгегә аерылышкан кебек йөрәге кысып куя Фатыйманың. «Китмә, зинһар, китмә», – ди ул егеткә. Кычкырып әйтергә теләсә дә, сүзләре пышылдап кына чыга кызның.

Хатын–кызның күңеле бәхетсезлекне мең чакрымнан да сизә, диләр. Дөрес ахры, бер атнадан үзе киткән аты белән кошевкасына салып Мәгъсүмнең үле гәүдәсен алып кайталар. Үлемнең сәбәбен төгәл әйтеп бирүче табылмый. Кыйнап, үтереп атына утыртып җибәргәннәр диючеләр дә була. Басуда адашып өшеп үлгән икән дигән хәбәр дә ишетелә. Ничек кенә булмасын, ул хәзер юк. Фатыйма ярәшеп кияүгә дә чыгарга өлгермичә икенче тапкыр ялгыз кала.

Юк, бу юлы үрсәләнеп еламый ул. Тормыш сабыр булырга өйрәттеме, әллә бәхетсез булып яратылганына күңеле каттымы, башка аның күзендә берәү дә бер тамчы күз яше күрми. Бик нык хәтерен калдырганда да кеше янында еламый Фатыйма, бары күзләрен чытырдатып кысып, төкереген генә йотып куя, аннан башын селкеп, берни булмагандай эшен дәвам итә торган була.

. Нәкъ тә җиде айдан Фатыйма кыз бала таба. Аңа күптән инде вафат булган әбисенең исемен бирә. Бөтен гомерен, барлыгын, назын, мәхәббәтен Рәсимәсенә багышлый, олы яшьтәге әти–әнисен дә бага. Эшкә батыр хатын була ул, район үзәгеннән йорт сатып алуы да шул тырышлыгы нәтиҗәсе.

Ә кияүгә чыкмый. Кызы белән дә, аннан башка гына алырга теләүчеләр дә табыла. Димләп тә карыйлар, чәчәк бәйләмнәре белән килеп алдына да тезләнәләр. Юк. «Миңа ир булсалар да, кызыма ата була алмаячаклар. Минем бөтен бәхетем, шатлыгым, көнем һәм төнем – Рәсимәм», – ди ул. Ә үзенең иртән торганда мендәре күз яшьләренә чыланып беткән була.

Анасының хәлен Рәсимә үзе кияүгә чыккач кына аңлады. Юк, анда да аңлап бетермәде бугай, чөнки аның янында ире, балалары бар. Ялгызлыкның ни икәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Тешен кысып түзгән икән шул әнисе. «Күз яшьләрен дә күрсәтмәде бит миңа, – дип аның өчен дә шашып–шашып елый яшь хатын. – Кайчан карама, күзе, йөзе елмая иде. Бары кулымда җан биргәндә күз кырыенда бер яшь бөртеге ялтырады. Һәм мин аны гомерлеккә әниемнең төсе итеп истә калдырачакмын. Бәхил бул, әнием, күз нурым».

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Войдите в ОК

— Бисмилләһир-рахманир-рахим. Рәсүлебез (с.г.в.) вакытында, ул урамга чыккач, каршысына бер сәхәбә очраган. Елый икән үзе. Рәсүлебез (с.г.в.) аны туктатып, “Ни булды?” дип сорый. “Йә, Рәсүлиллаһ, син безнең әти-әниләребез җәннәт ишекләре дип сөйләдең, менә шушы ишекләрнең берсе ябылды, әнием вафат булды. Мин ул сораган бөтен йомышын үти идем, эшли идем, мин аңа әманәтне кайтара алдыммы?” дип сорый икән.

Рәсүлебез (с.г.в.): “Син аны гомерең буе кулыңа күтәреп йөртсәң дә, ул сине тапканда нинди авырлык аша үткән – шуңа бәрабәр булмас” дип җавап бирә. Шуңа күрә без әрвахларны, әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны онытмаска тиешбез. Рәсүлебезнең сөннәте – әти-әниләргә догада булу.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә дога кылып искә алуларны искәртә. Шуңа күрә, без әти-әни, әби-бабаларыбызга догачы балалар булып яшик.

— Ни өчен мәетләрнең өченче, җиденче, кырыгынчы һәм илле беренче көннәрен укыйлар? Бу көннәрнең асылы нидә? Бу көннәрдә мәет белән бәйле берәр әйбер бармы? Ялгышмасам, 51 көнендә мәетнең ите сөяктән аерыла диләр, башка көннәрендә ни була?

Читайте также:  К чему снится харкаться кровью во сне

Билгеле, көн саен аш үткәреп булмый. Әмма шушы билгеле көннәрдә өйгә Коръән кертик, кешеләрне ашатыйк, мескен-ятимнәргә сәдакалар бирик.
Рөстәм хәзрәт, ул көннәрне ничек санала? Кеше үлгән көннәнме, әллә җирләнгән көннәнме?

— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйткәнчә, мәет җан биргән көнне үк җирләнергә тиеш. “Туганнар кайтмаган, аларны көтик, иртәгә җирләрбез, әле урын белешеп бетермәгән” кебек сәбәпләр белән мәетне көттерергә ярамый. Аны динебезчә, дөрес итеп, җаны чыккан көнне үк җир куенына тапшырырга кирәк. Шулай итеп, вафат булган һәм җирләнгән көн бер булырга, ашларының кайчан узачагы шул көннән санала.

— Хәзер күпләр бу ашларны көнендә үткәрми, атна ахырында йә бәйрәм ялларына туры китереп кенә үткәрә, алай дөрес буламы?

— Без – эш кешеләре, эшкә вакытында килмәсәң, куарга да күп сорап тормыйлар. Шуңа күрә Коръән ашына туганнар, якыннар кайчан күбрәк җыелып, кулларын күтәреп дога кыла икән, шул көнне уздыру хәерлерәк. Ләкин мәетнең, әйтик, җидесе яки башка көне атна уртасына туры килә икән, бу көнне мәчеткә кереп, хәер-сәдакасын биреп чыгарга кирәк. Ә ял көннәрендә мулла чакырып, якыннарыгыз белән Коръән ашы үткәрегез.

— Ашны кайда укытырга кирәк? Мәетнең җаны чыккан өйдәме, әллә кайда да ярыймы?

Әйтик, бер гаиләдә ашны мәетнең җаны чыккан өйдә үткәрү гадәте бар, ди. Бу гадәткә каршы килергә ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мин сезгә күтәрә алмаслык әйбер бирмим” ди.

Әгәр мәетнең җаны чыккан өйдә аш уздыру мөмкин түгел, сезгә кыенлык тудыра икән, аны башка җирдә уздыруның да гөнаһы юк. Вә ләкин сезнең нәселегездә, авылыгызда кабул ителгән гадәт буенча уздыру хәерлерәк.

— Хәзер күпләр мәет ашларын кафеда уздыра, ул дөресме?

— Дога укыту, Коръән укытып тәхлил чыгу өчен урыны мөһим түгел. Әмма ул урын чиста һәм хәләл булырга булырга тиеш. Димәк, дога укыла торган бинада кеше рәсемнәре, хайван сурәтләре булмаска, табынга хәләл ризыклар куелу шарт.- Мәетнең өчесе белән җидесен берләштереп үткәрергә ярыймы?

— Иң хәерлесе, алда әйткәнемчә, якыннарны көн саен догадан калдырмау хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә безгә булдыра алмас эшне әмер итми. Әгәр мөмкинлек юк икән, сәдаканы намаз укучы берәр әби-бабайга гына да бирергә дә, мәчеткә илтергә дә була. Әйтик, өй хуҗасы ир вафат булган, хатыны өч бала белән калган, фәлән хәтле бурыч, ипотека, кредит, ди. Мондый гаиләгә, киресенчә, без булышырга тиеш. Ә мөмкинлек булганда инде, әлбәттә, мәетнең алда телгә алган көннәрен аерым укытырга кирәк.

— 51көнен уку өчен күпләр мулла яки абыстайга сәдака гына бирә, өйдә аш уздырмый. Бу гөнаһ түгелме?

— Ир-ат үлсә, ашка кемнәр чакырыла? Хатын-кыз үлсә, кемнәр? Бу ашларда Коръәнне кем укырга тиеш?

— Балачакта, әле әбиләр исән чакта ук колакка кереп, күңелгә сеңеп калган бер гыйбарә бар. “Мең хатын-кыз укыганчы, бер ир-ат укыса хәерлерәк”. Шуңа күрә укымышлы, шәһадәтнәмәле хәзрәт Коръән укыса хәерлерәк санала.

Ашка кемне чакыру дигәндә аерым кагыйдәсе юк. Кемдер өчесенә ирләрне, җидесенә хатын-кызларны, кырыгына икесен дә чакыра. Монысы да шул гореф-гадәт.

Ә бер табынга ирләр дә, хатыннар да утырырга тиеш түгел. Аларны бүләргә кирәк. Мөмкинлек булса, аерым ике өстәл ясагыз, юк икән, өстәлнең түр ягына ирләр утыра.

— Мәетнең ел ашын кайбер якта үлгән көненә бер ай кала укыталар, кайбер җирдә шул көнендә. Гыйнварда үлгән икән гыйнварда. Ничек дөрес була?

— Рөстәм хәзрәт, мәет ашы уздыруның савабы нидә?

— Моның савабы бик зур. Беренчедән, без шушы мәеткә багышлап тәхлил чыгабыз, Коръән укыйбыз, аның исеменнән хәер-сәдака бирәбез. Аңа багышлап кешеләрне ашатабыз. Бу – бик саваплы, әҗерле аш. Моннан соң нәкъ менә мәет ашына гына дөнья мәшәкате баскан, эш дип чапкан туганнар бергә җыела. Мәеткә дога кылдыру савабыннан тыш, туганнарны бергә җыю да саваплы.

— Мәрхүмнең бер ашын да уздырмасаң, ә абыстай яки хәзрәткә сәдака гына бирсәң, ни була?

— Һәр нәрсә мөмкинлеккә карап. Мөмкинлек булмаса, үз-үзегезгә зыян салып, бурычка батып аш уздырмасагыз, хәерлерәк тә. Укый торган әбине генә чакырып чәй эчерергә дә була. Һәр мөселман үз өендә кимендә елга бер тапкыр Коръән ашы уздырырга тиеш. Кемнедер искә алыпмы, ифтар ашымы, Мәүлет ашымы – елга бер тапкыр Коръән яңгырарга тиеш.

— Кеше үлгәч, шул йортка сәдака бирү каян килеп чыккан?

— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Әгәр берәр өйдән мәет чыкса, бу йортта өч көн ризык пешерелмәс, гаилә әгъзаларын күршеләр, туганнар кайгырта” ди. Сәдака ул – ярдәм кулы сузу. Бу – бик дөрес әйбер.

— Мәет ашына килгәндә сәдака алып барыргамы, сәдака өләшергәме?

— Алланың рәхмәте белән без, гореф-гадәткә таянып, сәдака бирәбез. Кемдер борын күтәреп: “Мин мескен түгел, нигә миңа сәдака бирәсез?” ди. Җәмәгать, бу – әдәпсезлек. Без хәер-сәдака ятимнәр өлеше икәнен белсәк тә, ашка килгәч сәдака да таратыйк, биргәнне дә алыйк. Үзеңнең мескен түгел икәнеңне белсәң дә, тәкәбберләнеп баш тартмагыз, үзегез белгән мескен-ятимгә, сәдака иясенә бирегез. Сәдака алудан баш тарту – гөнаһлы гамәл.

Мин, гадәттә, Коръән ашларында: “Теләүчеләр мәчет файдасына тапшыра аласыз” дип әйтеп куя идем. Шуннан соң миңа бер хәзрәт: “Шушы табындагы бер мескен шушы сәдакага өметләнеп килгән, ә син шуны җыйдырасың кебек. Синең үрнәгеңдә барысы да тапшыра. Шул исәптән, теге мескен дә”, ди.

Чыннан да, без белмичә дә, табын артында мескен дә булырга мөмкин.
— Мәет ашы узган табыннан үзең белән тәм-томнар алып китәргә ярыймы?

— Хәзер мәет ашы табыны туй табыныннан берни белән дә аерылмый. Элеккеге кебек шулпа, ит-бәрәңге, бәлеш һәм чәй модасы инде күптән бетте. Өстәлләр сыгылып тора, күп вакытта хуҗалар: “Берни ашамагансыз” дип үпкәли. Әгәр мөмкинлегегез бар, күп итеп пешеренеп, әзерләнгәнсез икән, аны тарату хәерлерәктер дә, бәлки. Исраф булмасын өчен.

Күчтәнәч бирәләр икән, аннан баш тарту кирәкми. Әмма табын культурасын карыйк, аны беребездән беребез уздырырга тырышып, туй табыны итмик.

— Мәет ашларында сәдака таратуның чиге бармы? Аны һәр кунак таратырга тиешме? Нәрсә өләшсәң дә ярыймы, әллә акча гынамы?

— Рөстәм хәзрәт, мәетнең еллыкларын үткәрү дигән әйбер бар. Мәсәлән, үлгәненә бер ел, ике ел, биш ел. Бу дөрес әйберме, әллә модага иярүме?

— Әйткәнемчә, көн саен уздырсаң да аз булыр. Елга бер мәртәбә булса да мәетләргә дога кылдырыйк.
Бер мәетнең еллыгын уздырсаң, бу өйдә тагын мәет була дигән сүзләр дә бар. Бу дөресме?

— Мондый шайтан вәсвәсәләренә ышанырга кирәкми. Чөнки тәкъдир ул Аллаһы Тәгаләдән. Кемдер: “Бер өйдән ике мәет чыкса, өченчесе дә булыр” ди. Җәмәгать, һәр нәрсәне тәкъдир итүче ул – Аллаһы Тәгалә.

Источник